Киңәшмә Түбән Новгородта “РФ Идел буе ФО субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә бирелгән вәкаләтләрне үтәвенең нәтиҗәлелеге: 2014 ел йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар” дигән тема буенча үткәрелде, анда Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе И.В.Валентик рәислек итте.
ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусинның доклады “2014 ел йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар. Урманнарны янгыннан саклау, урман саклау чараларын планлаштыру һәм үткәрү” дип аталган иде. Үз чыгышы алдыннан Х.Мусин җәмәгатькә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны саклау буенча эшчәнлеге турында видеофильм тәкъдим итте, аннары урман мөнәсәбәтләре буенча бирелгән вәкаләтләрне Татарстанның аз урманлы булуын исәпкә алып үтәүнең хокукый һәм экономик аспектларына тукталды.
Түбән Новгород кирмәнендә узган бу киңәшмәдә Министрлык күргәзмә дә оештырды, анда исә төзергә ният ителгән “Россия имәнлекләре” фәнни-җитештерү үзәге макеты һәм республиканың биш районында урнаштырылган, III типтагы урман-химия станцияләре булган “Татарстан урман янгыннары үзәге”нең эшчәнлек зоналары күрсәтелде.