ФАЛХ җитәкчесе Иван Валентник: «Без барлык урманчылар дәүләти гражданлык хезмәткәрләре булырга тиеш дип таләп итәбез»

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

Бу турыда Рослесхоз җитәкчесе Идел буе федераль округы буенча Түбән Новгородта булып узган күчмә киңәшмәдә белдерде.

“Без 2014 елда бирелгән вәкаләтләрне үтәүнең төп күрсәткечләре буенча тулаем яхшы гына нәтиҗәләргә ирештек, – диде ул, киңәшмәне ачканда. – Бу елда шартларның үзгәрәчәген дә аңлыйбыз, чөнки бүген үк инде бюджет бурычы лимитлары РФ субъектларына 90 процент күләмдә бирелгән. Шуңа бәйле рәвештә, тапшырылган вәкаләтләрне оптимальләштерү буенча тиешле чаралар үткәрергә кирәк. Үз структураларыгызны бик карарга киңәш итәм, аларда барлык субвенцияләрнең 70 проценттан артыгы идарә органнарын асрауга, 30 процентка якыны гына турыдан-туры урман хуҗалыгы чараларын үтәүгә тотыла бит. Катгый рәвештә барлык урманчылар дәүләти гражданлык хезмәткәрләре булырга тиеш дип таләп итәбез.”

Иван Валентик игътибар юнәлткән тагын берничә мәсьәлә оптимальләштерү мәсьәләсенә кагылышлы булды.

“Барлык урман янгыннарын сүндерүдән урман янгыннары белән идарә итүгә күчү тема­сы да шул ук контекстта ята. Хәзерге вакытта без баруы кыен булган ерак районнарда булган, торак пунктларга, экономика объектларына янамый һәм экологиягә зур зыян сал­мый, ләкин шул ук вакытта нигезсез финанс чыгымнарына китерә торган янгыннарны сүндерүдән баш тартуны күздә тотып территорияләрне яңадан зоналарга бүлү буенча “пи­лот” проектлары кысаларында эш итәбез. Монда көчләрне һәм чараларны куллануны, ави­ация күзәтчелеген оптимальләштерергә мөмкин”, – дип тәкъдим итте Рослесхоз башлыгы.

Урман ресурсларының инвестицион кызыклылыгы турында исә Иван Валентик болай диде: “Бүген без Россия Федерациясе Хөкүмәтендә кече һәм урта бизнесны урман ресурсларына кертә торган закон өстендә эшләүне асылда төгәлләдек. 12 февральдә ул Хөкүмәттә каралып, шуннан соң билгеләнгән тәртиптә Дәүләт Думасына биреләчәк. Законның концепциясе кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын ярашлы региональ дәүләт программалары нигезендә сату-алу килешүләре буенча урман ресурсларына кертүне күздә тота. Бу вакытта бәя минималь ставка плюс урманнарны саклау һәм яңадан торгызу чараларына тулай чыгымнарга туры килүче коэффициент белән билгеләнә. Бу тулай чыгымнарны һәм ярашлы коэффициентларны регионнар үзләре билгеләргә тиеш. Закон аларны билгеләү тәртибе турында субзакон актлары чыгаруны да күздә тота. Без РФ субъектларына эшкә керешергә һәм хәзер үк Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаментына шул норматив чыгымнарны исәпләү алымнары буенча ярашлы тәкъдимнәр бирергә киңәш итәбез.  Бу безгә тәкъдимнәрне анализлау, гамәлдә карау өчен мөһим, Хөкүмәт актында соңыннан законны кулланучыларны аптыратырлык нәрсәләр булырга тиеш түгел. Закон кабул ителгәннән соң Хөкүмәт карары чыгарылгач, безгә шунда ук сату-алу килешүләре буенча эш башларлык булсын.”

(ФАЛХның матбугат хезмәте)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International