Әгерҗе урманчылыгының участок урманчысы Ирек Камаев Иске Эсләк авылы балалар бакчасында булып, анда тәрбияләнүчеләргә кошларның урманга китергән файдасы, кошларны кыш көне ашату турында сөйләде. Үз сорауларына белеп җавап биргән иң актив балаларга грамоталар һәм татлы призлар тапшырды.
Әңгәмәдән соң барысы да йөрергә чыгып, бакча ишегалдында ата-аналары ясап биргән җимлекләрне элделәр, аларга көн саен җим салырга вәгъдә иттеләр.