2015 елгы янгын куркынычы сезонында урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Иң мөһим бурычларның берсе булып 2015 елгы янгын куркынычы сезонына нәтиҗәле план әзерләү тора. Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты каравына февраль башында 2015 елда урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнары тапшырылды.

Урман янгыннарын сүндерүнең ТР Урман хуҗалыгы белгечләре әзерләгән җыелма планы Департаментта уңай бәя алды, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгында аның җитәкчесе Иван Валентик имзасы белән килештерелде, ТР премьер-министры Илдар Халиков тарафыннан расланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International