Тыюлык белгече Татьяна Никитина Кама Тамагы районы мәктәпләрендә булып, кече яшьтәге балалар белән очрашты, аларга бездә кышлаучы кошларның әһәмияте, аларның азык табалмый интегүе турында сөйләде.
Сөкәй урта мәктәбендәге шундый әңгәмә соңында укучылар мәктәп бакчасына җимлекләр элеп, аларга өйдән алып килгән сыйларын салдылар. Татьяна Никитина исә, рәхмәт әйтеп, укучыларга һәм укытучыларга кошлар турында китаплар бүләк итте.