V Республика Яшьләр форумы

2015 елның 13 феврале, җомга

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Яшь галимнәр һәм белгечләр иҗтимагый хәрәкәте һәм “Татарстан Иҗади яшьләр академиясе” иҗтимагый оешмасы белән берлектә, V Республика Яшьләр форумын үткәрә.

Бишенче Форум “Яшьләр фәне һәм инновацияләр”, “Архитектура һәм шәһәр тирәлеге” “Син эшмәкәр”, “Игелек технологиясе”, “Куркынычсызлык”, “Кече Ватан”, “Арт-квадрат”, “Мәгълүмәт агымы”, “Яшьләр коррупциягә каршы”, “Киләчәккә старт” дигән 10 тематик мәйданчыкта үткәрелә.

Форумда 16-30 яшьләрдәге сәләтле яшьләр (35 яшькә кадәрге галимнәр), балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активы катнаша.

Яшьләрнең иң яхшы проект һәм идеяләре Татарстан җитәкчелегенә Форумның күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк, алар арытаба ярдәм итү һәм алып бару өчен профильле министрлык һәм тармакларга йөкләмәләр исемлегенә дә кертелгән.

Сездән Татарстан яшьләренә белешмәләр җиткерүдә, Татарстан министрлык һәм тармакларының рәсми сайтларында Форум турында белешмә баннеры урнаштыруда ярдәм итүегезне сорыйбыз.

Форум турында белешмә материаллар http://forumtatarstan.ru/files/info.zip адресында.

Өстәмә белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 259-40-29.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International