Әтнә районында узган конференциядә республиканың 9 районыннан 140тан артык укучы, галимнәр, язучылар, журналистлар, мәдәниятчеләр, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Бөтендөнья Татар Конгрессы вәкилләре катнашты.
Конференциянең эше 5 секциядә алып барылды. Тыюлык белгечләре экология секциясенең жюри составында катнаштылар, анда экология буенча докладлар тыңланды. “Ашыт” тыюлыгы администрациясе конференциядә актив катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.