2015 елның 2-3 мартында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе визит белән Кыргыз Республикасында булды. Визитның көн тәртибенә индустрия һәм мәдәният объектлары карау, шул исәптән Кыргызстан хөкүмәте каршындагы Әйләнә-тирәлекне саклау һәм урман хуҗалыгы дәүләт агентлыгының эше белән танышу кертелгән иде. Очрашу барышында урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек турында беркетмәгә кул куелды.