Министр Алмас Назыйров ТР Министрлар Кабинетында брифингта чыгыш ясады

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

Брифинг ТР Парклар һәм скверлар елына багышланган иде. А.Назыйров үз чыгышында Министрлыкның алдагы эшләрнең күләме турында белешмәләр җыю һәм анализлау буенча муниципаль берәмлекләр белән бергә ничек эшләвен бәян итте. Беренчел белешмәләр буенча, 800 гектар чамасы мәйданда парк һәм скверларны нигезләү һәм төзекләндерү эшләрен башкарырга кирәк. Бу максатта төрле ассортиментлы 500 меңләп утырту материалы, шул исәптән 200 меңнән артык эре үлчәмле материал таләп ителә.

“Безнеңчә, – диде А.Назыйров, – яшелләндерү өчен үз территориябездә үсә торган төп урман токымнарын кулланырга кирәк. Андый токымнарга вак яфраклы юкә, гади миләш, бөдрә каен, күк чыршы, нарат, очлы яфраклы чаган, тирәк, ә куаклардан – сирень, сәрби, барбарис, спирея, гөлҗимеш, япон айвасы, шомырт, балан, урман алмагачы һәм башкалар керә. Бу токымнар яңа шартларга тиз күнегә, тышкы йогынтыларга тиз бирешми. Көньяк илләреннән кертелгән утырту материалларын куллану исә отышлы түгел. Андый агачлар гадәттә начар җирләшә һәм безнең якның шактый кырыс кышына яраклаша алмыйча үлә.”

Брифингта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталья Фишман катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International