Әгерҗедә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл эшчәннәренә «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел» юбилей медальләре бирелде

2015 елның 13 марты, җомга

Администрация башлыгы Валерий Макаров, Әгерҗе районы хәрби комиссариатының бүлек башлыгы Илгиз Галиев ветераннарга сугыш елларындагы хәрби һәм хезмәт батырлыклары өчен рәхмәт әйтеп, саулык-иминлек теләде. Кичәдә утлар-сулар кичеп кайткан, әммә бүгенгәчә яши алмаган урманчылар – мастер Иван Глухов, инженер Алексей Вахрушев, рамчы Нургаян Моратов, шофер Нәкыйп Баһаветдинов та искә алынды.

Ә урман культуралары мастеры Лидия Васильевна Захарова, экономист Вәсимә Сәетҗановна Шәрипова сугыш елларында, урман хуҗалыгында эшләп кайтканнан соң, госпитальләрдә яралыларны караганнар. Икесенә дә быел 85 яшь тула.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International