Тиздән яз кошлар тавышына күмелер. Кошлар ел саен, бер дә ялгышмыйча, очып киткән җирләренә кайта.
Беренче булып туган якларына кара каргалар кайта. Аларны юкка гына яз хәбәрчеләре димиләр. Аннары тәкәрлекләр, сыерчыклар, тургайлар, үрдәкләр һәм казлар кайта. Барыннан соңарып кәккүкләр, карлыгачлар һәм башка күчмә кошлар кайтып җитә.
Урманнар, кырлар, болыннар кошларның сөенешеп сайравына күмелә. Шәһәр һәм авылларда, паркларда, бакчаларда, өй яннарында да шул ук хәл күзәтелә.
Кошлар яңа оя кора я вак ботаклар белән искеләрен ямый, чеби чыгарырга әзерләнә. Бу эштә аларга мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар да булыша.
“Буа урманчылыгы” идарәсенең Төбәк-Чиркәү участок урманчылыгы хезмәткәрләре Ю.И.Листратов һәм В.Н.Листратов Апас урта мәктәбе укучылары белән 11нче кварталга чыгып, хезмәт дәресләрендә ясалган сыерчык ояларын элеп чыктылар. Тиздән аларга кошлар кайтып урнашыр.