Кыш азагында урман-техник колледж урнашкан Кукмара районы Лубян авылында республиканың урман тармагы эшчәннәре арасында чаңгы узышы үткәрү ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы өчен традициягә әверелде.
“Урман чаңгы юлы-2015” узышын урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров ачып җибәрде. Тантаналы рәвештә узышның флагы күтәрелде, катнашучыларга соңгы киңәшләр бирелде – һәм старт!
Беренче булып чаңгы юлына хатын-кызлар чыкты. Финишка иң алдан, үзенең былтыргы нәтиҗәсен кабатлап, Саба урманчылыгыннан Гөлсем Миңнеханова килде, икенче урынны Чирмешән урманчылыгыннан Елена Хмелева, өченче урынны Кама урманчылыгыннан Венера Афанасьева яулады. Өчесе дә урманчылыкларда бухгалтер булып эшли.
Ирләр арасында беренчелекне Кама урманчылыгыннан Владимир Бочкарев алды, икенче урынны Әлки урманчылыгыннан Степан Сапожников, өченче урынны Лубян урман-техник колледжыннан Виктор Зайцев яулады.
Командалар ярышында җиңүче кубогын министр А.Назыйров Кама урманчылыгына бирде. Ярышларда җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.