ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре «2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале белән бүләкләнде

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

Ел ярым элек Казанда Бөтендөнья җәйге универсиада булып узгач, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин “2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медален булдырган иде.

Универсиада тиешенчә, югары кимәлдә узсын өчен аны оештыруга урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәннәре һәм белгечләре дә үз өлешен кертте. Алар Иске Татар бистәсендәге агач йортларны яңадан торгыздылар, “Казан-Арена” стадионында эшләделәр, Универсиада авылын һәм спорт объектларын яшелләндерделәр.

Министр бүләкләнүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International