Республика урманнарында агач әзерләү дәвам итә

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Язгы юл өзеклегенә кадәр министрлык оешмаларында “Кастамону Интегре Вуд Индастри” заводы өчен агач әзерләү тизләтелә.

“Идел буе урманчылыгы” ДКИ территориясендә һәм тулай кулланышлы якын-тирә юлларда әзерләгән агач әрдәнәләрен күрергә мөмкин. 2015 елда “Идел буе урманчылыгы” ДКИ заводка 1000 кубометр агач әзерләп тапшырырга ниятли, әлегәчә 3844 кубометр тапшырылган. Агач урман хуҗалыгы регламенты белән кисүгә билгеләнгән һәм Министрлык тарафыннан расланган санитар-савыктыру чаралары планнары-корректиров­каларына ярашлы рәвештә санитар кисү таләп итә торган кишәрлекләрдә генә әзерләнә.

Тоташ кисү кишәрлекләренә яшь урман утырту ният ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International