Урман хуҗалыгының эре проектларын комплекслы урман исәбе һәм урман корылышы чараларыннан, министрлыкны төп белешмәләр ресурсыннан башка үткәрү мөмкин түгел.
Министрның беренче урынбасары Харис Мусин рәислек иткән киңәшмәдә министрлык һәм “Рослесинфорг” ФДУП Казан филиалы белгечләре катнашты.
“Рослесинфорг” ФДУП “Идел буе урман проекты” филиалының Казан экспедициясе Татарстан Республикасының Урман планын әзерләгән. Хәзер урманчылыкларда урман корылышы үткәрергә кирәк, бу “Алабуга” аерым экономик зонасындагы “Кастамону Интегре Вуд Индастри” төрек агач эшкәртү компаниясенең эре инвестиция проектын тормышка ашыруга бәйле. Шундый зур күләмле проектны тиз арада урман корылышы эшләре үткәрмичә тормышка ашырып булмый, ә урманнар үзләренең саклау һәм башка функцияләрен югалтырга мөмкин. Бу бурычлар Рослесинфоргның Казан филиалы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективларының көчләрен берләштергән очракта гына уңышлы үтәлә ала.