Швеция авыл хуҗалыгы университеты (SLU) студентлары һәм укытучылары Татарстанга өйрәнергә килде

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Аларның Татарстанга килүе ЕВРОФОРЕСТЕР халыкара белем бирү программасы кысаларында, С.М.Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман-техник университетының министрлык җитәкчеләренә Көнбатыш Европа урман вузлары укытучыларын һәм студентларын күп юнәлешләрдә алдынгы төбәк булган Татарстанда урман хуҗалыгын алып бару белән таныштыру турындагы мөрәҗәгате буенча оештырылды.

Министрлыкта европалылар төркемен министр урынбасарлары Харис Мусин һәм Рәис Гатин тәбрикләде, аннары студентларның сорауларына тармак бүлекләре башлыклары җавап бирде.

Көннең икенче яртысында алар Шәһәр яны урманчылыгы кишәрлекләрендә һәм питомнигында булдылар. Программада арытаба Саба урманчылыгына һәм Лубян урман-техник колледжына бару каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International