Республика мәктәпләрендә Урман дәресләре үткәрелә

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Урман дәресләре үткәрүгә башлангычны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бирде. Урман турында белемнәр көне БМО Генераль Ассамблеясының 21 мартны Халыкара урман көне дип игълан итүенә ярашлы рәвештә үткәрелә.

Урман дәресләре Казан мәктәпләрендә башланды. Мәсәлән, биологик төрлелек бүлеге белгече Юлия Бикмуллина ул дәресне 172 мәктәптә 8-11 класс укучылары өчен үткәрде. Урманнарның әһәмияте, алар өчен кешенең җаваплылыгы турындагы әңгәмә укучыларда зур кызыксыну уятты, күп сораулар тудырды. Дәрестә шулай ук республиканың табигать тыюлыклары турында видеофильм күрсәтелде, һәр елгы Парклар маршында катнашучы мәктәп балаларының иҗади эшләре бастырылган әдәбият таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International