Тантананы ачып, Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин: “Бу конкурста катнашучыларның елдан-ел арта баруына бик шатмын, без бу традицияне арытаба дәвам итеп, аңа тагы да күбрәк балаларны җәлеп итәрбез”, – дип белдерде.
“Татарстан урманнарын саклыйк!” конкурсында республиканың Казан, Биектау, Арча шәһәрләрендә һәм районнарында укучы балалар катнашты. Яшь табигать сөючеләр ел буе конкурска берничә номинация буенча материаллар әзерләгән, алар арасында тикшеренү һәм иҗат эшләре дә бар. Иң күркәм һәм оригиналь материаллар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мактау грамоталары белән билгеләнде. 60тан артык приз тапшырылды.
Чара вакытында балалар һәм педагоглар белән экологик культураны пропагандалау, урманнарны һәм Җирнең экологик тигезлеген саклау турында әңгәмәләр дә үткәрелде.