Традицион ярышлар РФ һәм ТАССРның атказанган урманчысы, “Почет билгесе” һәм “Октябрь революциясе” орденнары кавалеры, ТР дәүләт премиясе лауреаты Н.М.Миңнехановның туган көне алдыннан үткәрелә.
Байлар Сабасы бистәсенең спорт комплексында узган ярышларда Татарстанның 19 районыннан һәм 4 шәһәреннән, Россиянең 16 төбәгеннән, Украинадан һәм Казахстаннан килгән 200дән артык спортчы катнашты.
Ярышларның мөхтәрәм кунаклары арасында ТР Саба районы хакимият башлыгы Р.Миңнеханов, ТР урман хуҗалыгы министры А.Назыйров, ТР буенча ГИБДД МВД идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов бар иде.
Ярышта катнашучыларны Россия Өстәл теннисы федерациясенең күзәтү советы рәисе Игорь Левитин тәбрикләде. Бүләкләрне тапшырганда ул бу өстәл теннисы турнирының торган саен популяррак була баруын да билгеләп үтте.