Балтач районы Балтач, Норма урта мәктәпләрендә һәм Чапшар башлангыч мәктәбендә Уран белемнәре көне үткәрелде. Инспекторлар балаларга урман һәм аңа кешенең йогынтысы, Россиянең урман хуҗалыгы тарихы, урманчыларның язгы эшләре турында сөйләделәр, аларның сорауларына җавап бирделәр, аларга Татарстан укучыларының туган як табигатенә багышланган иҗат эшләреннән торган “Урман күзәтчесе” җыентыгын бүләк иттеләр.