“Кичкетаң” тыюлыгы инспекторлары катнашындагы шундый бер чара Кичкетаң авылының “Кояшкай” балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме белән бергә үткәрелде
Балалар кышны озатып һәм язны каршылап шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, күңелле уеннар уйнады. Алар үз куллары белән тиздән җылы яклардан кайтачак кошлар өчен оялар да ясаган иде.
Балалар алдында чыгыш ясап, дәүләт тыюлыгы башлыгы Әһли Фәйзуллин: “Илебез территориясендә 700дән артык кош төре яши. Аларны теләсә нинди табигать почмагында очратырга мөмкин, алар игътибарны матур итеп сайраулары, бизәкле каурыйлары, кызыклы гадәтләре белән җәлеп итәләр. Барлык кошлар да диярлек кешегә файда китерәләр, күбесе авыл хуҗалыгы корткычларын – бөҗәкләрне яисә кимерүчеләрне юк итә, кайберләре ит, каурый, күкәй бирә. Кошлар булмаса, урманнарда, паркларда, бакчаларда күңелсез булыр иде. Канатлы дусларыбыз табигатьне җанландыра, аның байлыгы булып тора”, – дип сөйләде. Бәйрәм соңында балаларга дипломнар һәм бүләкләр бирелде.