Аларның Татарстанга килүе ЕВРОФОРЕСТЕР халыкара белем бирү программасы кысаларында, С.М.Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман-техник университетының министрлык җитәкчеләренә мөрәҗәгате буенча оештырылган иде.
Көнбатыш Европаның һәм Кытайның урман вузлары укытучылары һәм студентлары Шәһәр яны, Саба урманчылыкларында булып, Татарстанда урман хуҗалыгын алып бару белән таныштылар.
Маршрутның соңгы пункты – Лубян урман-техник колледжы иде. Колледж бинасына илтә торган Гашыйклар аллеясында кунакларны директор Афанасий Данилов, укытучылар, студентлар икмәк-тоз һәм чәкчәк белән каршы алды. Делегация аудиторияләрне, җитештерү цехларын, колледж музеен карады, студентлар ашханәсендә төшке аш ашады.
Очрашу лубянлылар әзерләгән концерт белән тәмамланды, аңа швед һәм кытай студентлары да катнашты.