Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

2015 елның 1 апреленнән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана. Бу турыда бүген Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – ТР табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов хәбәр итте. Чара Татарстанның барлык муниципаль районнары тоташтырылган видеоконферен­ция рәвешендә узды.

Брифингта шулай ук ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Рәис Зәйнетдинов катнашты.

2014 елгы икеайлык чорында республикада тулай мәйданы 556 мең кв.м.дан артык булган 1217 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланган. Санитар-экологик икеайлык кысаларында быел, беренче тапкыр буларак, күзәтчелек органнары ачыклаган рөхсәтсез калдык ташлау урыннары “Татарстан Республикасының экологик картасы” геоинфор­мация системасына кертеләчәк (karta.tatar.ru). Шул яңалык ярдәмендә барлык муниципа­литетлар стихияле чүплекләр барлыкка килүне көн саен контрольдә тота алачак.

Урман фондында 2014 елда 112 гектарда көнкүреш чүп-чары, коры-сары һәм ауган агачлар җыештырылган, 511 кубометр каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.

1 апрельдән “Татарстанның чиста урманнары” акциясе дә башлана, ул ике этапта: иртә язда һәм көзен үткәрелә. Акция барышында урман янгыннарын профилактикалауга юнәлтелгән санитар чаралар да үткәреләчәк.

 (ТР Президентының матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International