«Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең беренче этабы башланды

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

Чаралар ике этапта – 1 апрельдән 1 июньгә кадәр һәм 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр үткәрелә. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак һәм структура оешмалары, җирле үзидарә органнары белән берлектә, бу этапта урманнарны чүп-чардан һәм пычрактан чистарталар, кече архитектура объектларын ремонтлыйлар. Урманнарны чистартуга бакчачылык оешмалары, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, урта һәм югары уку йортларында укучылар җәлеп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International