Тәтештә «Җир синең учыңда» дигән экологик идеяләр фестивале үткәрелде

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Фестивальнең максаты – район мәгариф оешмаларының мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү, аларны чишүдә гамәли катнашу буенча инновацион идеяләрен күрсәтү иде. “Әкият” балалар бакчасында узган фестивальдә “Мин пластик шешәләр һәм аларны куллану турында ниләр беләм” дигән темага экологик идеяләр һәм аларны яклау күрсәтелде, “Кирәксез әйберләрнең могҗизалы үзгәрешләре” дигән мастер-класс үткәрелде, балаларның ташландык һәм икенчел материаллардан эшләгән әйберләре күргәзмәсе оештырылды.

Фестивальдә “Озын Алан” тыюлыгы башлыгы В.П.Никитин һәм 1нче категорияле белгеч Т.А.Никитина катнашып, балалар белән үткәрә торган экологик агарту эшләре турында сөйләде. В.П.Никитин балалар бакчасы мөдире Т.Н.Яшуковага хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдереп, аңа “Озын Алан” тыюлыгы дипломын һәм балаларның “Урман дозоры” дигән иҗади эшләр җыентыгын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International