Лубян урман-техник колледжы базасында үткәрелгән семинарда министр в.б. Харис Мусин рәислек итте. Семинар эшендә республика урман хуҗалыгының 200ләп белгече катнашты. Аның беренче, теоретик өлешендә сүз урман культуралары сезоны һәм янгын куркынычы дәверенә әзерлек турында барды. Шул темаларга урманнарны яңарту һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Илгизәр Зарипов һәм урман саклау секторы мөдире Нияз Таҗмиев чыгыш ясады.
“Урта мәктәпләрдә уку елы тәмамлана, бу урман бистәләре һәм авыл җирлекләре мәктәпләре укучылары белән профориентация әңгәмәләре үткәрергә иң уңай вакыт”, – дип белдерде семинарда ясаган чыгышында дәүләти служба һәм кадрлар секторы мөдире Айрат Әхмәров. – “Аннан тыш, югары уку йортларында җитештерү практикасы башлана. Дипломлы белгечнең урман хуҗалыгында калу-калмавы студентны ничек каршы алуга, аның урманчылыктагы эше ничек нәтиҗәле оештырылуга бәйле.”
Семинар эшендә “Көнчыгыш Европа урман станциясе” ФБУ ВНИИЛМ филиалы директоры Айнур Пуряев та катнашты. Ул республика урман фондында агачны агрегат техника кулланып интенсив кисү алымнары турында сөйләде.
Семинарның практик өлешендә анда катнашучылар, Лубян урман-техник колледжы директоры Афанасий Данилов белән бергә, урман питомнигына һәм янгын-химия станциясенә бардылар.