ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган, ТР Кызыл китабына кертелгән хайван, үсемлек һәм гөмбә төрләре буенча даими комиссия утырышы үткәрелде

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

Министр в.б. Харис Мусин рәислегендә узган утырышта Комиссия әгъзалары – Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты, Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе, Казан (Идел буе) федераль университеты, Идел-Кама дәүләти биосфера тыюлыгы хезмәткәрләре катнашты. Көн тәртибендә берничә сирәк төрнең статусын төгәлләү һәм Татарстан Республикасы Кызыл китабының өченче басмасын әзерләү белән бәйле мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International