Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы “Урман экспедициясе” проектын башлый. Ул 1 сентябрьгә кадәр хәбәр чараларында уникаль урман объектлары, урман турында аз билгеле фактлар буенча мәгълүмәт бирүне күздә тота. “Урман экспедицияләре” иң борынгы урман, урман һәм культура, урман һәм халык йолалары, урман кәсепләре, урман фольклоры, төбәкнең иң эре урман массивлары, чүл урманнары, урман һәм тундра, урман бүләкләре, урман турында билгесез фактлар, урман шифасы, тарихи һәйкәл булган агачлар темасына булырга мөмкин.
Иң кызыклы репортажлар “Российские лесные вести” рәсми газетасында, федераль хәбәр чараларында урнаштырылачак, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының призларын алачак.