ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәннәре «2015 елгы иң яхшы хезмәт саклау белгече» дигән VII республика конкурсында катнашты

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

28 апрельдә билгеләп үтеләсе Бөтендөнья хезмәт саклау көне кысаларында Татарстан Хезмәт, шөгыльлелек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Җәмәгать палатасы Казан ярминкәсендә “2015 елгы иң яхшы хезмәт саклау белгече” дигән VII республика конкурсын үткәрә. Урманчылык оешмаларыннан анда “Әлки урманчылыгы”ның урман куллану инженеры Илсур Зәйнуллин, “Әлки урманы”ның урман мастеры Фәрит Садриев, “Кама урманчылыгы”ның урман куллану инженеры Николай Афанасьев катнаша. Конкурста катнашучы башкалар белән бергә алар тест үтеп, хезмәтне саклау һәм хезмәт куркынычсызлыгы сораулары буенча ярышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International