25 апрель – Татарстанда Урман утырту көне һәм «Җиңү урманы» бөтенроссия акциясе

2015 елның 24 апреле, җомга

25 апрель көнне 200 гектардан артык мәйданда 1 миллион агач һәм куак утырту күздә тотыла. Бу эштә Бөек Ватан сугышы ветераннары, ТР министрлыклары һәм тармаклары, укытучылар, укучылар һәм студентлар, предприятие эшчәннәр катнашачак.

Акцияне үткәрү өчен Урман селекция-орлыкчылык үзәгеннән һәм “Урман” дәүләти бюджет оешмаларының тармак питомникларыннан ылыслы һәм йомшак яфраклы агач токымнары үсентеләре бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International