26 апрельне Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы “Каудан яндыруны – контрольгә!” бөтенроссия янгынга каршы агитация көне дип игълан итте. Бу көндә халык арасында янгынга каршы күмәк пропаганда чаралары үткәреләчәк.
Агитациянең максаты – халыкка коры үләннәрне контрольсез яндырырга ярамау, урманнарда һәм урман буе территорияләрендә янгын куркынычы кагыйдәләрен үтәргә кирәклек турында аңлату.