Бу турыда һәм Татарстан территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелү турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның баш дәүләти янгын күзәтчелеге инспекторы Сергей Сергеев хәбәр итте. Журналистлар белән бу очрашуда катнашкан Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров, үз чиратында, май бәйрәмнәрендә урманда теләсә нинди максатлы учак ягуларның тыелуын раслады.
Барлык булган урман янгыннары белән көрәш техникасы тулы әзерлеккә китерелгән. Урманнарның куркынычсызлыгын 23 янгын-химия станциясе тәэмин итә. Урманнарның торышын урманчылыклардагы 16 янгын манарасыннан, шулай ук космостан күзәтәләр.
Урманнарны күзәтү өчен 96 автомобиль кулланыла, янып китүләрне оператив ачыклау өчен “ГЛОНАСС+112” системасы куелган. Барлык оператив белешмәләр, тиешле чара күрү өчен, тәүлек буе эшләүче диспетчерлык идарәсенең региональ пунктына тапшырыла.
Урман янгыннарына каршы көрәш формированиеләре 824 кешедән тора. 203 ирекле янгын дружинасы төзелгән. 150 мобиль янгын сүндерү төркеме оештырылган, аларның максаты – расланган җир өсте маршрутлары буенча урманнарга даими патрульлек итү.
Аннан тыш, урманнарга авиация белән патрульлек итүнең тулай 15 мең км озынлыгы 3 маршруты расланган.
Гадәттән тыш очракта өстәмә янгын сүндерү подразделениеләрен һәм авария-коткару формированиеләрен җәлеп итү каралган. Аларда 565 янгын автоцистернасы, 67 янгын чаны, 3830 кеше бар.
Дәүләти урман инспекторлары Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча даими контроль һәм күзәтчелек алып баралар. Бозучыларны КоАП 8.32 статьясының 2нче өлеше буенча штраф көтә:
гражданнарга – 3-4 мең сум;
вазифалы затларга – 15-25 мең сум;
юридик затларга – 150-250 мең сум.
ТР буенча МЧСның матбугат хезмәте материаллары кулланылды)