Урманчы Бронислав Гузовскийны искә алу көне

2015 елның 5 мае, сишәмбе

5 майда урманчы-галим Бронислав Ильич Гузовскийның тууына 155 ел тулды. Ул Казан губернасы урманнарына хезмәт иткән. Урманчылыкның фәнни системасын төзегән, имәнлекләрне ясалма һәм табигый яңарту алымнары системасын нигезләгән.

Бронислав Гузовский 1914 елда Казанда үлеп, Арча зиратына җирләнгән. Галимнең ка­берен ТР атказанган урманчысы Василий Гуськов тапкан, ул каберне өмәләрнең берсендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының хуҗалык бүлеге белгечләре төзекләндерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International