Җиңү көне алдыннан министр Алмас Назыйров урман хуҗалыгы ветераннары белән очрашты

2015 елның 5 мае, сишәмбе

Истәлекләр кичәсе алдыннан министр һәм урман хуҗалыгы ветераннары Бөек Ватан сугышында катнашучы, беренче ТАССР урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев һәйкәленә чәчәк салдылар.

Кичәнең бәйрәм өлешен ачып, Алмас Назыйров республика урман хуҗалыгы эшчәннәренең җиңүгә керткән өлешләре турында сөйләде. Сугыш барышында Татарстан урман хуҗалыклары тире эшкәртү индустриясен ашлау кабыклары белән тәэмин иткән, агач күмере, дегет, сумала, дару чималлары җитештергән. 1943 елда республиканың урман хуҗалыгы планнары 105%ка үтәлгән. Бөек Ватан сугышы яуларында Татарстаннан меңнәрчә урманчы, урман хуҗалыгы технигы һәм инженеры катнашкан. Сугыштан соң ук, илебез тыныч тормышка күчкәч тә, исән кайтучы элекке яугирләр җимерелгән хуҗалыкны торгызырга керешкән.

Очрашуга килүчеләрнең күбесе сугышка кадәр һәм аннан соң туган кешеләр иде. Һәркайсы үз эш урынында республика урманнарын елдан-ел арттыру, ил экономикасын ныгыту өчен тырышкан. Күбесе урман хуҗалыкларында һәм министрлыкта ничек эш итүләре турында истәлекләр сөйләде.

Очрашуда Казан музыка колледжы һәм Лубян урман-техник колледжы студентлары башкаруында сугыш чорында һәм сугыштан соң иҗат ителгән җырлар да яңгырады
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International