Профессорның Урман хуҗалыгы халыкара үзәге галимнәре һәм студентлары төркеменең визитын оештыру уңаеннан ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменә язган рәхмәт хатында: “Визит программасы күләмле булды, урман политикасының мөһим аспектларын колачлады. Сездә булган чакта очраткан кешеләрнең кунакчыллыгы безгә тирән тәэсир итте. Бу визит безне күп яңа һөнәри белемнәр һәм мәдәният белән баетты”, – диелгән. В.Брукас шулай ук визитка министр Алмас Назыйровның, министрның беренче урынбасары Харис Мусинның, Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановның игътибарын аерым бәяләгән.
Республикабызга март аенда килгән халыкара төркемдә Швеция Авыл хуҗалыгы институтыннан өч укытучы, Австралиядән, Франция, Кытай, Финляндия, Германия, Польша, Латвия, Литва, Румыния, Испания, Швеция һәм Бөекбританиядән 38 студент бар иде.