Бөек Ватан сугышында катнашкан 66 урманчының фотолары министрлык фойесында, сугыш чорында Кара диңгез флотының Дунай хәрби флотилиясе катеры командиры булып хезмәт иткән беренче ТАССР урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев һәйкәле янында урнаштырылды. Ул сугышның барлык авыр сынауларын халык белән бергә үткән, җиңеп чыккан, киләсе буыннарга тыныч тормыш яулаган батырларның портретларыннан тора. Күбесе хәрби хезмәттән соң да урман хуҗалыгында эшләгән, җирдә игелекле эз калдырган. Чөнки урманчы эшеннән дә тынычрак һөнәр юк.
Яугирләрнең барлык фотолары Урман музее архивыннан алынды, аларны берничә ел буе республиканың урман хуҗалыгы ветераны Илгиз Зарипов җыйган.