«Кичкетаң» тыюлыгы инспекторлары ТР Әгерҗе районы Кырынды авылы мәктәбендә экологик дәрес үткәрде

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Дәүләти тыюлык башлыгы Әһли Фәйзуллин дәрестә балаларга планетабызда булган экологик проблемалар, аларның ничек чишелүе турында сөйләде. Шуннан соң балалар ике төркемгә бүленеп, экология темасына уен үткәрделәр.

Бердәм экологик дәрестә “2015 елгы Парклар маршы” бөтендөнья акциясенә үз эшләрен җибәргән укучылар да катнашты. Иң активларына “Кичкетаң” тыюлыгы тарафыннан дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International