Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең Артистлар аллеясы булачак

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Филармония җитәкчелегенең инициативасы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында теләктәшлек тапты. Шәһәр яны урман хуҗалыгының Уку-сынау урман питомнигыннан агач утыртмалары бүлеп бирелде, алар 30 октябрьдә филармония скверында утыртылачак.

Беренче утырту эшләрендә РФ һәм ТР халык артистлары Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловалар үз өлешен кертәчәк. Аллеяга нигез салуда министрлыктан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин катнашачак. Бергәләшеп агач утырту гадәте дәвам иттереләчәк, филармониянең күп кенә танылган һәм яшь артистлары анда катнашу теләкләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International