25.02.2016
Болгар кишәрлеге урманчылыгының Ржавец т.п. районындагы урман массивында урнашкан стационар ашату мәйданнарына кыш буе кабан дуңгызлары килә. Урманның әлеге өлеше “Спас” ДТКТ территориясе белән чикләшә, Куйбышев сусаклагычы култыгы буйлап тарала һәм кыргый кабан дуңгызларының яраткан урыны булып тора. Тыюлык территориясендәге җикән камышы һәм камыш үсемлекләре арасында алар ятаклар урнаштыра һәм пычрак ванналар керә, ә кышның авыр һәм ач чорында урман ашханәләренә киләләр, анда иганәчеләр тарафыннан бүлеп бирелгән бөртек фуражы салына, “Болгарское ХПП” ҖЧҖ шул иганәчеләрнең берсе булып тора.