2016 ел башыннан бирле махсус сакланучы табигый территорияләрдәге режим бозылуның 114 очрагы ачыкланды

2016 елның 4 марты, җомга

Төбәк экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт табигый тыюлыклары инспекторлары тарафыннан рейд чаралары дәвам иттерелә.

Ел башыннан бирле махсус сакланучы табигый территорияләрдәге режим бозылуның 114 очрагы ачыкланды, аларның зур өлеше (57%) Балык тоту кагыйдәләрен бозуга бәйле. 105 административ беркетмә, шул исәптән тоту коралын тартып алу буенча 89 беркетмә төзелде. Хокук бозучылардан 123, шул исәптән “Спас” ДТКТ инспекторлары тарафыннан – 47, “Чиста болыннар” – 28, “Кичке таң” ДТКТ – 24, “Свияжск” ДТКТ – 22, “Ашыт” ДТКТ инспекторлары тарафыннан 2 ятьмә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International