Язның беренче сулышы белән, кар һәм салкыннар аша, март ае бөтен тереклеккә инде күптәннән көтелгән җылылык алып килә, һәм искитмәле бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне килеп җитә. Мәхәббәт, гүзәллек, ана булу бәхете, гаилә гореф-гадәтләренә тугрылык кебек бәһасез кыйммәтләр әлеге бәйрәмдә үзенең чагылышын таба.
Татарстан Республикасының урман хуҗалыгында биш йөздән артык хатын-кыз эшли, һәм сезнең һәркайсыгыз рәхмәт һәм хөрмәт сүзләренә лаек. Урманга хуҗалыклы караш, алтын куллар, сезнең йөрәк җылысы, гүзәллектә һәм гармониядә яшәү теләге кирәк.
Сезне бәйрәм белән котлыйм һәм тормышыгызның иң яхшы хисләргә, иң яраткан кешеләрегезгә, иң матур чәчәкләргә тулы булуын телим!