ТРда Су саклау зоналары елы кысаларында “Зөя” ДТТ белгечләре Яшел Үзән муниципаль районы мәктәпләрендә дәресләр үткәрә

2016 елның 11 марты, җомга

Чираттагы дәреснең темасы – “Су һәм аның кеше тормышындагы роле”. Тыюлык белгече Римма Гайнетдинова А.С. Пушкин ис. 9 санлы лицейда укучыларга су саклау зоналарының әһәмияте турында сөйләде, Яшел Үзән районындагы күлләр һәм буалар турында видеофильм күрсәтте, яр буе полосасының саклык чаралары белән таныштырды. Балалар тату һәм күңелле рәвештә “Су – тормыш нигезе” викторинасы сорауларына җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр, үзләренең әйләнә-тирә мохит һәм су буенда һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрен күрсәттеләр.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм китаплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International