Минзәлә урманчылыгының урман кишәрлекләрендә яңа кош оялары барлыкка килде

2016 елның 11 марты, җомга

Кошларның урман өчен әһәмияте әйтеп бетергесез. Иң беренче чиратта, алар урман утыртмалары корткычларын юк итүдә кешеләрнең алыштыргысыз ярдәмчеләре булып тора. Аннан соң кошлар шау-шуыннан һәм җырыннан башка урман яртылаш үле булыр иде. Кышын гына тыныч тора ул, ләкин озакламый аны карабүрек, чебенче чәрелдәве, миләш чыпчыгы белән шәүлегән сызгыруы уятачак.

Минзәлә урманчылыгында эшләүчеләр, Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә торган 1 апрельне көтеп тормыйча, Минзәлә шәһәренең 1 санлы мәктәбендә укытучылар белән бергә сыерчык ояларын ясау эшенә кереште. “Урман” чишмәсе янәшәсендәге урман массивы аларны элү урыны итеп сайланды. Тиздән яңа йортларда шушы урманнарда көн күрүче сыерчыклар, песнәкләр һәм кыргый күгәрченнәр пәйда булачак. Иртән уянып, кошларның салмак кына сызгырып җырлавын тыңлавы, дөньяда  табигать белән бәйли торган, яз, тормыш һәм мәхәббәт хакына сайрый торган нәни тылсымчылар барлыгы турында уйлавы ничек рәхәт!

(Мәгълүмат Минзәлә урманчылыгы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International