13 март көнне ТР урман хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында ел саен уза торган “Урман чаңгы юллары 2016” спартакиадасы булачак

2016 елның 11 марты, җомга

Спартакиадада министрлык белгечләре, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә, “Рослесинфорг” ФБУ Казан филиалында, “Восточно-Европейская ЛОС” ФБУ ВНИИЛМ филиалында, “Урман транспорт компаниясе” ААҖ эшләүчеләр, Казан дәүләт аграр университеты һәм Лубян урман-техника көллияте студентлары арасыннан төрле яшьтәге ир-ат һәм хатын-кыз командалары катнашачак.

Республиканың барлык урман берләшмәсен җыя торган спартакиада гадәттәгечә Кукмара муниципаль районының Лубян авылында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International