Лубян урман-техника көллиятендә “Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның гыйнвар-февраль айларындагы эш нәтиҗәләре” темасына эш киңәшмәсе булды

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Киңәшмәдә министрлык буйсынуындагы учреждениеләрнең һәм бүлекләрнең җитәкчеләре катнашты. Урман культураларын әзерләү буенча быелның беренче айларындагы эш нәтиҗәләре турында министрның беренче урынбасары Харис Мусин җиткерде. Ул билгеләп узганча, даими урман-орлык базасының объектлары потенциалын тагын да интенсиврак файдаланырга һәм урман питомникларында зур күләмле утырту материалларының җимешле-җиләкле, агач-куак токымнары буенча мәктәп бүлекләре булдырырга кирәк, ул шулай ук оптималь агро-техника чорларында урман торгызу һәм яклаучы урманнарны үрчетү буенча язгы кыр эшләре үткәрүне йөкләде. Үз чыгышында Х.Г.Мусин шулай ук урманны саклау һәм яклау мәсьәләләренә дә тукталды.

Министр урынбасары Рәис Гомәров учреждениеләрнең тәүлек дәвамында “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” ҖЧҖ заводына үзагач әзерләү һәм җиткерүне тәэмин итү буенча финанс-хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясады.

Киңәшмәдә катнашучылар Лубян урманчылыгының җитештерү объектларында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International