Харвестер һәм форвардер операторларының ярышларында 7 урман хуҗалыгы үз командасын тәкъдим итте: Әлки, Арча, Бөгелмә, Биләр, Кызыл Йолдыз, Лениногорск, Мамадыш һәм Лубян урман-техника көллияте. Ярышларның баш хөкемдары – министр урынбасары Рәис Гомәров.
Ярышларның берничә этабы узганнан соң хөкемдарлар бригадасы җиңүчеләрне билгеләде. Харвестерларда иң яхшы нәтиҗәләрне түбәндәге операторлар күрсәтте: А. Вәлиуллин (Лубян урман-техника көллияте), М. Игнатьев (Лениногорск урман хуҗалыгы), А. Нуриев (Мамадыш урман хуҗалыгы).
Форвардер операторлары арасында I урынны Р. Ситдыйков (Арча урман хуҗалыгы), К.Игнатьев (Лениногорск урман хуҗалыгы), Ф. Гарифуллин (Лубян урман-техника көллияте) яулады.
Этаплы ярышларда җиңүчеләргә һәм иң яхшы операторларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.