2015 елда үткәрелгән кисәтү чаралары нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы территориясенең урман фондында урман янгыннарына юл куелмады.
Быел, урманнарны янгыннардан саклау, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрне янгын куркынычы янаган чорга үз вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү системасының нәтиҗәлелеген арттыру һәм урманнан файдаланучыларның янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәвен контрольдә тоту өчен министрлык тарафыннан кисәтү чараларының планы расланды. Хәзерге вакытта барлык урманчылыкларда да аларның эшчәнлек зоналарында ирекле янгын дружиналары оештырылды һәм өйрәнүләр үткәрелә, урман территорияләрен җир өстеннән патрульләү буенча маршрутлар эшләнде, графиклар раслана.
Ел саен урман янгыннары чоры башланыр алдыннан Лубян урман-техника көллиятендә урман янгыннарын сүндерү буенча җитәкчеләрне әзерләү эш башкарыла. Өйрәтү чаралары теоретик һәм практик өлешләрдән тора. Моннан тыш, курсларда халыкны коткару кагыйдәләренә һәм янгында зыян алучыларга беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр.