Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә беренче шытымнар

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында урнашкан Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә, ябык тамыр системасы белән үсентеләр үстерү буенча заманча комплекста беренче ротация – 4 миллион данә гади нарат орлыкларын чәчү эшләре башланды.

Утырту материаллары теплицада май аена кадәр үсәчәк. Нәкъ менә шул чорда алар таратыла башлый да: урман хуҗалыгында урман-утырту эшләре үткәрелә. 15 сентябрьгә кадәр таратып бетерелмәгән материаллар теплицалардан кырларга, үстереп бетерү өчен утыртылачак.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International