2012 елда БМОның Генераль Ассамблеясы урманнарны саклауның әһәмияте турында искәртү өчен 21 мартны Халыкара урманнар көне буларак игълан итте. Әлеге проблема дөньядагы барлык илләр өчен дә бүген әһәмиятле экология бурычлары арасында тора.
Әле кайчан гына урманнар җәмәгатьчелек аңында агач алу һәм ял итү урыны буларак кына чагылыш таба иде. Соңгы дистә ел эчендә кешелек үсешен тотрыклы итү һәм аның көнкүрешендә экология иминлеген тәэмин итүнең глобаль факторы буларак карала башлады, чөнки урман атмосферага чыккан зарарлы матдәләрне эшкәртү, су җыентыкларын җайга салу һәм чистарту буенча төп механизм, эрозияне бетерү, туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм арттыруның нәтиҗәле чарасы булып тора. Планетада климат формалаштыруда да урманнар актив катнаша, аны кислород белән тәэмин итә. Урмандагы бер гектар җир бер сезонда 10 тонна углекислоталы газ йота. 2015 елның ноябрендә климат үзгәрүләренә багышланган Париж конференциясе резолюциясе боларның барысын да тагын бер кат раслады.
Татарстан Республикасы Идел буеның башка төбәкләре белән чагыштырганда урманнарга ул хәтле бай түгел, ләкин югары дәрәҗәле инвестицияләргә ия, шулар ярдәмендә урманнар белән идарә итү системасын камилләштереп, Европадагы иң зур Урман селекция-орлыкчылык үзәге, Алабугада һәм Сабада яңа агач эшкәртү предприятиеләре төзелде. Ләкин республикадагы урманчыларның төп бурычы – булган урман ресурсларын сакларга һәм яңаларын үрчетергә. Соңгы биш ел эчендә генә дә 20 мең гектарда яңа урман утыртмалары утыртылды. Шушы чорда урман янгыннарына юк куелмады.
Безгә, Татарстан урманчыларына, хәзерге вакытта да, киләчәктә дә урманнарның торышы барыбер түгел. Нәкъ менә шуңа күрә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарны саклау буенча барлык инициативаларга актив кушыла.
Ни өчен соң Халыкара урманнарны яклау көне итеп нәкъ менә 21 март көне сайлап алынган? Шушы көнне Көньяк ярымшарда көзге көннәр һәм Төньяк ярымшарда язгы көннәр тигезләшә, шуңа күрә, традиция буенча, бу көн язның беренче көне булып санала һәм яңа тормыш һәм башлангычларның символы булып тора.
Шулай булгач, яз һәм урман бәйрәме белән сезне, хөрмәтле татарстанлылар!