Буа шәһәре кубогына барган ярышларда 25 балыкчы катнашты. Күзәтүчеләр буларак ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы урынбасары, “Зөя буйлары” ДТКТ башлыгы И. Гыйбадуллин һәм ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә 1 категорияле белгеч Н. Белов катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан алар катнашучыларны “Балык тоту максатларында су объектларыннан файдалану кагыйдәләре” белән таныштырдылар.
Ярышларда тәҗрибәле һәвәскәр балыкчы Рөстәм Галиәкбәров җиңде, ул 2 кило да 750 грамм балык тотты. Җиңүче балыкчыларга тыюлык белгечләре дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.